ә

ә
I. терк. Бер-берсенә каршы куелган тезмә кушма җөмләләрне яки тиңдәш кисәкләрне теркәү өчен кулл. : ләкин, әмма, киресенчә малайлар егыла, ә мин егылмадым 2. Булат укый, ә Фәйрүзә тик утыра 3. җыр тынды, ә мин тынычлана алмадым 4. ул бар көчен куя, ә очкыч һаман түбән төшә 5. без шигырь дибез, ә бит аны шагыйрь яза. II. Ә – кис. ә хәтерлисезме... 2. ә мин сине яратам 3. ә алар гел шул килеш торсалар? 4. ә? Ни дисең? ник килдең, ә? шәп яна бит, ә! 5. ә, шулаймы?. III. Ә – ә, әйе, тагын белә әле ул 2. ә, бу синмени әле? ә-ә! Шәп нәрсә икән! 3. их, карыйсы иде бит, ә! 4. ә, шайтан алгыры!

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем решить контрольную работу

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»